«Китап кунакка чакыра»: әдәби круиз (6+)

Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгын 17 нче санлы китапханәдә 22 март көнне беренче сыйныфлылар өчен үткәрелгән «Китап кунакка чакыра» әдәби круизы ачып җибәрде. Балаларны серле әкиятләр дөньясына мавыктыргыч сәяхәт һәм яраткан әдәби геройлары белән очрашу көтте. 

IMG-20210315-WA0004
IMG-20210315-WA0008
IMG-20210315-WA0010

Әкиятләр үз серләрен ачсын өчен, балалар әкиятләр буенча төрле бәйгеләрдә катнашты. 
«Серле» бәйгесендә укучылар, бәхәсләшә-бәхәсләшә, геройларны, әкият исемнәрен аралап, персонажларны таныды, ә әкияттәге предмет буенча әкиятнең исемен «Аңлатмалар» ярышында танып белде. «Кабатлаулар» бәйгесендә актив һәм артистларча үз рольләрен уйнадылар, «Көйне таны» музыкаль уенында хор белән музыкаль өзекләрнең кайсы әкияттән икәнен белделәр.  
Әлбәттә инде, А.С.Пушкин әкиятләрен дә игътибарсыз калдырмадылар. Яшь китап сөючеләргә  «Йоклаган патша кызы һәм 7 баһадир» әкияте геройларын, «Балыкчы һәм балык турында әкият»тәге карт һәм карчык бергә күпме гомер итүе турында һәм Шамахан патшабикәсе кайсы әкияттә яшәвен искә төшерергә туры килде.
Барлык әкиятләр дә матур һәм гыйбрәтле, аларда һәрвакыт яхшылык җиңә. Бүгенге нәниләрнең барысы да алда әле: яңа әкиятләр белән очрашу, гаҗәеп персонажлар белән танышу. Чара китапханәченең: «…Яхшы китапка мәхәббәт сезнең белән бергә яшәсен!» дигән теләкләре белән тәмамланды.
Әлеге мавыктыргыч сәяхәт иҗади рухта узды, шатлыклы хисләргә һәм уңай тәэсирләргә бай булды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: